Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида җәяүлеләр сафы тулылана төште

Лениногорск җәмәгать судьясы 32 яшьлек хатын-кызга карата булган административ эшне карады. Суд материаллары буенча ул исерек килеш машина белән идарә итүдә гаепләнгән.

Хөкем каршына басучы, исерткеч эчемлек кулланганнан соң,  үз машинасының руле артына утырып төн уртасында сәяхәткә чыккан. Ә сәяхәт өчен урынны теләсә кайдан түгел – полиция бүлеге тирәсеннән сайлап алган. Ә бу вакытта постта торган юл хәрәкәте иминлеге инспекторларында, юлдан килүче машина белән идарә итүченең аеклыгы шик тудырган. 

Хатын-кызның алкоголь кулланган булуын медицина тикшерүе  дә раслаган.

Яшь кенә ханымны исерек хәлдә руль артына утырырга  нәрсә мәҗбүр иткән, монысы билгесез: үз эшен караган суд утырышына  ул килмәгән.  Намусы уянган, оялгандыр бәлки, шулай да булуы мөмкин. Әмма судья тарафыннан, бернинди сәбәпләргә карамастан, 30 мең сумлык административ штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев