Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы 3,5 миллион сумнан артык акчаларын югалткан

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 43 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә.



Аның әйтүенчә, билгесез кешеләр алдау юлы белән аңардан кредит рәсмиләштертәләр һәм өч миллион ярымнан артык акчаны билгесез счетка күчерттерәләр.

Лениногорскилы ханым сүзләренчә, аңа таныш булмаган бер хатын-кыз шалтыраткан һәм хәбәр иткән, имеш, элек финанс пирамидасына керткән акчалары өчен зур акчалата компенсация  тиеш икән. Чыннан да, лениногорскилы элек финанс пирамидасына акча керткән була.
Алдарлар ярты айдан артык хатын-кызга гел шалтыратып торалар. Алар төрле ысуллар белән әлеге компенсацияне алу өчен салымны, юридик хезмәтләрне, страховка взносын түләргә үгетлиләр.

Алдарларның матур сөйләвенә ышанып, лениногорскилы булган акчаларын счетка күчерә, кредит та ала, бурычка да алып тора. Тик аферистлар һаман аңардан акча сорый, аннан соң ханым шикләнеп, полициягә мөрәҗәгать итә.
Мошенниклар корбаны булсагыз, полициягә 02 телефоны буенча шалтыратыгыз.

 

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев