Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы алимент түләмичә миллион сумга якын бурыч җыйган

Хатын яки ир элеккеге булса да, гаиләдә туган уртак бала – элеккеге балага әйләнә алмый. Алименттан качып, нинди генә бормалы юллардан йөрсәң дә, аның бер азагы була.


Үз баласына  алимент бурычы миллион сумга якын җыелган лениногорскилыга  хөкем каршына басарга туры килгән. Ул еллар буена элеккеге тормыш иптәшенә уртак балаларын үстерү-тәрбияләүдә бернинди дә ярдәм күрсәтмәгән. Акча бирмәс өчен төрле җирләргә күчеп яшәгән. Үз торагы булмау сәбәпле, ул бер урыннан, икенчесенә бик җиңел күчеп йөргән.

Соңгы вакытларда  Тверь шәһәрендә яшәгән, анда да  фатирларын гел алмаштырып торган. Әмма суд приставлары федераль хезмәте бу эшне үз кулларына алгач, качкынның кайдалыгы ачыкланган.  Моны ачыкларга Лениногорскидан Мәскәүгә  поездда бару өчен алынган билет ярдәм иткән. 

Приставлар алиментчының әнисе торган йортка барып, үзен дә шунда тапканнар.  Суд карары нигезендә аңа  50 сәгатьлек мәҗбүри эш йөкләтелгән. Әлбәттә, алиментны да, аның урынына түләргә теләк белдерүче юк, үзенә тырышырга кирәк булачак.

Лениногорск суды

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев