Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы бер ханымны бозым чыгарам дип чегән мошенник алдаган

Лениногорск полицейскилары чегән-мошенникны эзлиләр. Ул бозым чыгарам дигән булып, лениногорскилыны алдаган.

11 июньдә эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 25 яшьлек лениногорскилы мөрәҗәгать итә. Ул пекарняда сатучы булып эшли икән. Ике көн рәттән, 7 һәм 8 июньдә әлеге бинага хатын-кыз кереп, сатучыга “сине бозганнар, үлемнән котылырга кирәк”, ди. Сатучы аңа ышанып, үзенең 3 мең сум акчасын, алтын алкаларын һәм пекарня кассасыннан 20 мең сум акча бирә. Өч көн үткәч, полициягә хәбәр итә.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган, полиция хезмәткәрләре алдакчыны эзли. Ул 40-45 яшьләрдәге хатын, чегәнгә охшаган, ябык кына гәүдәле. Соры-зәңгәр төстәге костюм кигән булган. 

Чыганак: республика Эчке эшләр министрлыгы сайты

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев