Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы чигә торган машина алам дип, акчасыз калган

Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 39 яшьлек лениногорскилы ханым мөрәҗәгать итә.


Аның әйтүенчә, интернет челтәрендә чигә торган машина сатылу турында белдерү күрә һәм сатучысы белән элемтәгә керә. Товарның техник үзенчәлекләре турында сөйләшкәннән соң, ханым чигә торган машинаны сатып алырга була һәм товарның тулы бәясен түләп тә куя. Түләүне счетка күчерә.

Тик вәгъдә ителгән вакытка товарны алмый һәм ханым үзенең мошенниклар кармагына эләккәнен аңлый.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге халыкны алдакчылар тозагына эләкмәскә дип кат-кат кисәтсә дә, һаман алданулар дәвам итә. Товар алганда алдан суммасын түләп куярга кирәкми. Сумманың бер өлешен алдан түләргә дип сорасалар да, сак булырга кирәк, димәк, бу – мошенник.
Алдакчылар корбаны булсагыз, “02” телефонына шалтыратыгыз.

 

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев