Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы граната белән янаган

53 яшьлек лениногорскилы үтерү белән янаганы өчен РФ Җинаять Кодексының 119 маддәсенең 1 өлеше буенча җавапка тартылган.

 

 

Ачыкланганча, моңарчы хөкем ителгәне булмаган ир-ат шәһәрнең торак-коммуналь оешмасы бинасында булган вакытта хезмәткәрләрне куркыту максатында аларны үтерү белән яный башлаган. Оешма вәкилләрендә үз тормышлары өчен курку хисе тудыру өчен, үзенең аларны үтерү теләге булуын белдереп, ир-ат кулындагы Ф-1 тибындагы хәрби гранатага охшаш предмет белән болгап: “Мин хәзер бу әйберне берәр җиргә куям да шартлатам,” - дигән янау сүзләрен җиткергән.

Аның бу гамәлләренә зыян күрүчеләр чынлап та ышанганнар, ир-атның агрессив халәттә булуын күреп, оешма хезмәткәрләре янауларны җитди кабул иткәннәр.
Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен танымаган, киресенчә, хезмәткәрләрнең берсенә дә янамавы турында әйткән.

Суд карары нигезендә гражданинга 6 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Карар үз көченә кермәгән.

 

Лениногорск шәһәр прокуратурасы

Фото https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев