Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы хатын-кыз ирен үтерүдә гаепләнә

Лениногорскилы хатын-кыз үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе хәбәр итә.


14 сентябрь көнне Лениногорскида Тынычлык урамындагы йортларның  берсендә күкрәк турысында чәнчү һәм кадау эзләре булган 43 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча Лениногорск районара тикшерү бүлегендә җинаять эше кузгатылган.

Дөрес итеп планлаштырган һәм оператив-эзләү чаралары барышында әлеге ир-атның 46 яшьлек хатыны кулга алына.

Тикшерү версиясе буенча, ир белән затын бергә спиртлы эчемлекләр эчеп утырганнар. Кинәт кенә араларында бәхәс чыга. Хатын кулына пычак алып, ирнең күкрәк турысына берничә мәртәбә кадый. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат була.

Хатын үз гаебен таныды. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев