Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы мебелен сатарга уйлаганда, мошенниклар тозагына эләккән

Бу хакта эчке эшләр бүлеге матбугат хәбәр итә

42 яшьлек лениногорскилы бушлай белдерүләр сайтына мебель сату турында мәгълүмат куя. Бераз вакыттан соң аңа шалтыратып, мебельне сатып алырга һәм акчаны картага күчерергә  теләүләре турында әйтәләр. Ир-атның картасы телефон номерына “бәйләнгән” икәнен белгәч, аңарга шалтыратып, СМС-хәбәр белән килгән кодны сорыйлар. Ир-ат кодны әйтә. Нәтиҗәдә, картадагы 250 мең сумнан колак кага.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Алдакчыларның абонент номерлары Мәскәү һәм Иркутстк өлкәләренеке икәне ачыкланган.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге банк картасы реквизитларын читләргә әйтмәскә киңәш итә. Чит кешеләрнең кушуы буенча банк картасына бәйле булган эшләрне дә үтәмәскә кирәк. Сату-алу интернет-сайтларында да игътибар һәм уяулыкны югалтмаска. 

Кирәк булганда, “02” телефонына шалтыратыгыз.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев