Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы мошенникларга кредит рәсмиләштерә

Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге дежур частенә мошенниклык турындагы гариза белән 34 яшьлек ир-егет шалтыраткан.

Мөрәҗәгать итүче сүзләренә караганда, аның телефонына үзен банкның саклык хезмәте вәкиле итеп таныштырган берәү шалтыраткан. Бу кеше мошенникларның әлеге ир-атның исеменә кредит рәсмиләштерергә теләүләре һәм әлеге операцияне туктатыр өчен онлайн банк аша кредитны киредән рәсмиләштереп, акчаны куркынычсыз счетка салырга кирәклеге турында хәбәр итә.

Зыян күрүче бу сүзләргә ышана һәм “банк хезмәткәрләре” җитәкчелегендә дистанцион рәвештә 220 мең сумга кредит рәсмиләштерә. Шуннан соң ул банкка барып, кредит акчасын аферист әйткән счетка күчерә. Ләкин моның белән шалтыратулар туктамый һәм лениногорскилы үзенең мошенниклар тозагына эләгүен аңлап ала.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X