Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы наркотик җитештерү һәм саклау өчен хөкем ителгән

42 яшьлек шәһәрдә яшәүче ир-ат наркотик матдәләр җитештерү һәм саклау өчен бер елга шартлы рәвештә хөкем ителгән.


Әлеге ир-ат үз квартирында мәк саламчасы экстрактын “кайнаткан”. Килеп чыккан матдәнең бер өлешен ул кулланган һәм калганын өендә сакларга калдырган. Наркотик матдәне сатарга ул планлаштырмаган. Әлеге факт күршеләрнең уяулыгы аркасында гына ачыкланган. Алар квартирдан килүче сәер искә зарланганнар.

Әлеге ир-ат Лениногорск эчке эшләр бүлегендә наркотик матдәләр куллануы аркасында исәптә торган һәм моның өчен берничә тапкыр инде административ җаваплылыкка тартылган булган.
Үз гаебен тулаем таныган бу гражданин шартлы рәвештә, бер еллык сынау срогы белән бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев