Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы яшь әни акчаларыннан колак каккан

Яшь әни акчаларыннан колак каккан.

27 яшьлек хатын-кыз интернетта бала коляскасын сату турындагы белдерү урнаштырган. Берникадәр вакыттан соң аңа бер ир-ат шалтыратып, колясканы алырга теләве турында әйтә. Моннан тыш ул, башка шәһәрдә булуы сәбәпле, колясканы хәзер үк алып китә алмавы, ләкин  башка кешегә сатып җибәрмәсеннәр өчен, гарантия итеп, акчасын күчереп куярга теләве турында хәбәр итә.  Шул рәвешле, ул коляска сатучыдан аның карта номерын һәм смс-хәбәр белән килгән кодны да сорап ала.

Кызганыч, тиздән яшь әни картасыннан 4 мең сум акча югалуын белеп ала. Шуннан соң полициягә хәбәр итә.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге чираттагы тапкыр шәһәрлеләрне һәм район халкын уяу булырга, телефон җинаятьчеләре кармагына эләкмәскә чакыра.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X