Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы үз куллары белән 700 мең сум акчаны мошенникларга биргән

Мошенниклар тозагына 55 яшьлек ир-ат эләккән.

Үз кулары белән ул кырыгалдарларга 700 мең сумга якын акчасын күчергән.
Лениногорск эчке эшләр бүлегенә шәһәрдә яшәүче 55 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Телефоннан шалтыратучыларның банкның саклык хезмәте вәкилләре булуына ышанып, ул җинаятьчеләр счетына башта 190 мең сум акча күчергән. Берничә көннән соң алар күрсәтмәсе буенча 500 мең сумлык кредит рәсмиләштергән һәм аларны мошенниклар әйткән берничә счетка күчергән. Шалтыратучылар бу ир-атны әлеге гамәлләрнең аның акчаларын мошенниклардан саклап калу өчен кирәклегенә ышандырганнар.

Бер банк бүлекчәсендә акча күчергәндә банк хезмәткәрләрне аңа ялганчылар кулына эләккәне турында әйтәләр һәм акча күчерү буенча операцияне туктатырга киңәш итәләр, тик ир-ат моңа ышанмый һәм кисәтүләргә әһәмият бирми. Шунысына игътибар итәргә кирәк: зыян күрүче банкоматларга “банк хезмәткәрләре” чакырткан такси белән барган. Барлыгы ул 700 мең сумга якын акчасын югалткан.  


Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 3нче частенең 159 маддәсе белән каралган жинаять составы билгеләре буенча (Мошенниклык) эш кузгатылган.


Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев