Заман сулышы

Лениногорскилы наркотик белән тотылган

"Наркотикларга - юк" операциясе кысаларында, хокук сакчылары тарафыннан 27 яшьлек лениногорскилы тоткарланган, дип хәбәр итә Җәза үтәү федераль хезмәтенең республика буенча идарәсе сайты. Тикшерү вакытында аның кесәсеннән наркотиксыман матдәгә охшаган ике кечкенә төргәк килеп чыга. Тагын бишне ул эшли торган предприятиенең ярдәмче бүлмәсеннән табып алалар. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре әлеге төргәкләрдә...

"Наркотикларга - юк" операциясе кысаларында, хокук сакчылары тарафыннан 27 яшьлек лениногорскилы тоткарланган, дип хәбәр итә Җәза үтәү федераль хезмәтенең республика буенча идарәсе сайты.
Тикшерү вакытында аның кесәсеннән наркотиксыман матдәгә охшаган ике кечкенә төргәк килеп чыга. Тагын бишне ул эшли торган предприятиенең ярдәмче бүлмәсеннән табып алалар. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре әлеге төргәкләрдә 2,7 грамм күләмендә синтетик наркотик булуны дәлилли. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: