Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилылар алдакчылар тозагына эләгеп, акчасыз калганнар

Алдакчылар 49 яшьлек лениногорскилы ханымны үзләренең “тозагына” эләктергән.


Хатын-кызның телефонына билгесез кеше  шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм “сезнең исемгә мошенниклар кредит рәсмиләштерде”, дип әйтә. Заявканы һәм килешүне өзәр өчен, имеш, банк картасы номеры һәм смс-код кирәк. Теге ханым нәкъ алар әйткәнчә эшли. Аңа 900 номерына кичекмәстән шалтыратып, үз кирәк-ярагы өчен кредит рәсмиләштерергә кушалар. Менә шул вакытта гына ханым эшнең нидә икәненә төшенә: баксаң, ул мошенниклар белән сөйләшеп тора икән бит!

Озак та үтми, ханым аның исеменә 300 мең сумга кредит рәсмиләштергәннәрен ачыклый. Ярый әле вакытында белеп өлгергән мошенниклар икәнен, чөнки алдакчылар үз счетларына 300 мең сумны күчерүләрен дә сораячаклар иде.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Алдау буенча икенче очрак та ачыкланды.
Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 56 яшьлек лениногорскилы үзен алдаулары турында әйтә.
Алдау юлы гел бер төрле: билгесез кешеләр шалтырата, үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм банк картасыннан акча алынуы турында әйтәләр.

Менә лениногорскилы ханым да алар сүзенә ышана һәм смс-кодны алдакчыларга әйтә. Искәртәбез: әлеге кодны беркемгә дә әйтергә ярамый. Смс-кодны алгач, алдакчылар банк картасыннан 74 мең сумны “салдыралар”.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

 

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев