Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилыны 200 мең сумга алдаганнар

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 45 яшьлек лениногорскилы хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, үзен алдауларын әйтә.

 


Аның  телефонына, янәсе, банк хезмәткәреннән шалтырату килгән. Шалтыратучы үзен банк хезмәткәре булуын раслар өчен хатын-кызга табель номеры әйтә һәм шәхесне раслау өчен тагын бер шалтырату булачагын әйтә.

Шуннан соң шалтыратучы хатын-кыздан кибеттә электроника сатып алдыгызмы дип сорый. Ханым аңа  банк картасы белән бернинди операция дә эшләмәвен хәбәр итә. Моңа җавап итеп, теге мошенник: “Сезнең банк счетыннан акча алырга телиләр, моны булдырмас өчен шәһәр банк бүлекләрендә кредит рәсмиләштерергә кирәк”, - ди һәм акчаларны башка счетка, янәсе дә куркынычсыз счетка күчерергә киңәш итә.

Зыян күрүче ханым ышана һәм «банк хезмәткәре» әйткәннәрне эшли: 200 мең сумлык кредит рәсмиләштерә һәм кредит акчаларын аферистлар күрсәткән счетка күчерә. Соңыннан ханым мошенникларның корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев