Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилыны банк куркынычсызлыгы хезмәте шалтырата дип алдаганнар

Алдау төрләре арасында банк куркынычсызлыгы хезмәтеннән шалтыраталар дигәне бар. Лениногорскилылар алдауның шул төре буенча еш мөрәҗәгать итә.

Аның схемасы болайрак: кешегә таныш булмаган номердан шалтыраталар, шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Берәр ялган уйлап табып, кешедән карта реквизитларын әйттертә, нәтиҗәдә, гражданинның акчалары “җилгә оча”.

Күптән түгел эчке эшләр бүлегендә шундый бер очрак теркәлде. 35 яшьлек лениногорскилыга банк куркынычсызлыгы хезмәтеннән шалтыратканнар, дөресрәге алдакчылар шулай дип әйткән. Аңа исем фамилиясе белән дәшкәннәр һәм аның картасыннан акчаны салдырмакчы булганнар, шул вакытта банк моны сизеп алган, операция башкарылмаган имеш. Акчаны ялганчылардан саклау өчен башка счетка күчерергә кирәк дип, картадан  акчаны салдырырга кушканнар.

Алдакчылар корбаны булган ханым аны-моны уйлап тормыйча, картадан акчасын алган да, берничә телефон номерлары аша күчергән. Номерларны, әлбәттә, мошенниклар әйтеп торган.

Шулай итеп, хатын-кыз 150 меңгә якын акчасын алдакчыларга күчергән. Аннары гына алдануын сизеп, полициягә мөрәҗәгать итә. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Сезгә банк куркынычсызлыгы хезмәте шалтыратмый, картаның номерларын сорамый. Мондый вакытта сөйләшүне өзегез дә, картаның арткы ягындагы телефон номерына шалтыратыгыз.

Алдакчылар корбаны булсагыз, 02 телефоны сезнең өчен.


Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев