Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилыны «Улыгыз бәлагә юлыкты» дип алдаганнар

Лениногорскида шундый җинаять схемасы белән бәйле мошенниклык очраклары янәдән активлашып киткән. Мондый вакытта алдакчылардан башлыча өлкән яшьтәге кешеләре зыян күрә.



21 декабрь көнне Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлегенә мошенниклык очрагы турындагы хәбәр килеп ирешә. Мөрәҗәгать итүче сүзләренә караганда, төнге вакытта аларның өй телефоны шалтырый, трубканың теге очында “Әни, мин бәлагә тардым” дигән сүзләр яңгырый. Дулкынланулы бу тавыш 64 яшьлек ханымга таныш булып тоела, ул чыннан да улының тавышына охшаган була.
Шуннан соң шалтыратучы телефонны, имеш ЮХИДИ хезмәткәренә тапшыра, ул кеше исә бу ханымның улы кешене бәрдереп китүе һәм ул кешенең үлүе турында хәбәр итә.

Бу сорауны “хәл итү” өчен, 500 мең сумнан артык акча кирәк булуын да җиткерәләр телефоннан. Ләкин хатын-кыз аларның мондый акчалары булмавын әйтә. Хатынының бу сөйләшүен ишетеп, ире улына шалтыратырга була. Ачыкланганча, малайлары өйдә һәм аның белән бар да тәртиптә була.

Андый сәер шалтырату белән бәйле тагы бер очрак аннан бер көн алдан булган. 59 яшьлек хатын-кыз мошенникларга ышанып, 60 меңнән артык акчасын түләү терминалы аша әйтелгән абонент номерына күчергән.

Әлеге ике факт буенча “Алдарга тырышу” һәм “Мошенниклык” маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.


Лениногорск эчке эшләр бүлеге чираттагы тапкыр гражданнарны, аеруча да өлкәннәрне уяу булырга, андый шалтыратуларга ышанмаска чакыра. Әгәр дә туганнар яки танышлар телефоннан акчалата ярдәм сорасалар, яки шундый мөрәҗәгать белән смс-хәбәр җибәрсәләр, сезгә билгеле булган телефоннары аша аларга шалтыратып хәлне ачыкларга киңәш ителә. Хокук сакчылары шулай ук гражданнарга әти-әниләре, өлкән яшьтәге туганнары белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә, андый хәл килеп чыкса, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга киңәш итә.


Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Фото https://pixabay.com/ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев