Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскиның берничә шәхси эшмәкәрен эштән туктатканнар

Лениногорск шәһәр суды санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган берничә шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеген туктатты

Шушы көннәрдә шәһәр суды тарафыннан  шушындый хокук  бозуларга кагылышлы булган  6 материал карап  тикшерелде.

Әлеге эшмәкәрләр барысы да  сәүдә итү белән шөгыльләнгән, әмма  эш барышында  таләп ителгән санитар-эпидемиология кагыйдәләрен  даими бозып килгәннәр.  Бу исә үз чиратында Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары  буенча баш дәүләт санитар табиб урынбасарының эпидемиягә каршы өстәмә профилактик чаралар үткәрү  турында  күрсәтмәсен  үтәмәүгә китергән.

Суд утырышларында  шәхси  эшмәкәрләр  үзләренең  административ хокук бозуларын таныганнар.  Роспотребнадзор хезмәткәрләре  килеп  җитешсезлекләрне ачыклап  кисәтү ясаганнан соң,  мондый тәртип бозулар туктатылды дип  аңлатканнар.

Суд шәхси  эшкуарларны  административ хокук  бозуда гаепле дип таныды.

Суд карары нигезендә, санитар-эпидемиология таләпләренә кул селтәп кенә караучы   эшмәкәрләргә,  билгеле бер вакытка эшләрен  туктатып торырга  туры киләчәк. Закон таләпләренең  һәркем өчен булуы турында уйланыр өчен вакыт та  җитәрлек бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X