Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскиның “АрхГрадСтройКонтроль” хокук бозуларга контрольлек итә

Йорт янында төзелеш материалын өеп куярга рөхсәт кәгазең булмаса яисә транспортны тиеш булмаган урында юсаң, көт тә тор, беркетмә төзеп, административ комиссиягә чакырачаклар. Штрафын да кызганмый чәпәячәкләр. "Без- муниципаль контроль" Билгеле булганча, административ комиссия эше административ хокук бозуларны кисәтү, профилактика үткәрү, аларның сәбәбен һәм шартын ачыклаудан гыйбарәт. Әлеге максатларны, законга...

Йорт янында төзелеш материалын өеп куярга рөхсәт кәгазең булмаса яисә транспортны тиеш булмаган урында юсаң, көт тә тор, беркетмә төзеп, административ комиссиягә чакырачаклар. Штрафын да кызганмый чәпәячәкләр.
"Без- муниципаль контроль"
Билгеле булганча, административ комиссия эше административ хокук бозуларны кисәтү, профилактика үткәрү, аларның сәбәбен һәм шартын ачыклаудан гыйбарәт. Әлеге максатларны, законга туры китереп, контрольлек итүче органнар: районның эчке эшләр бүлеге, шәһәр прокуратурасы, республиканың экология һәм табигый байлыклар министрлыгы башкарган. Узган елның II яртыеелыгында Лениногорск шәһәренең төзекләндерү кагыйдәсен бозган өчен административ комиссиягә 501 эш юлланган, 388 мең 700 сумлык штрафка тартылган.
"Җирлек һәм шәһәр округларының төзекләндерү, калдыклар белән эш итүдә муниципаль кагыйдәләрне бозу" кодексына үзгәрешләр керткәннән соң, башкарма комитет карары нигезендә, безнең шәһәрдә административ хокук бозуларга контрольлек итү өчен яңа орган оешты. Ул- "АрхГрадСтрой Контроль" бүлеге. Әлеге озын сүзне әйтеп бетерүе дә авыр, шунлыктан күпчелек халыкка аңлаешлы булсын өчен, үзләрен "муниципаль контроль" дип таныштыра. Әле алай дип әйткән очракта да, аларны кабул итмәүчеләр һәм экологлар белән бутаучылар бар икән. Бу комиссия авыл җирлекләренә дә килеп чыга. Подлесный, Шөгер, Зәй-Каратай, Тимәш, Кирлегәч, Сарабиккол, Мичуринда булып, су белән тәэмин итү, үләт базлары, санкцияләнмәгән чүплекләр, авыл юлын төзекләндерү һәм башка сораулар каралган.
Төзекләндерү кагыйдәләренең кайсы очрагын бозганда, муниципаль контроль административ җаваплылыкка тартырга мөмкин соң?
- сәүдә ноктасы яны, бина территориясендә кимчелекләр булса
- урамда сәүдә итүне оештырганда тәртип сакланмаса
- яшел зона һәм балалар мәйданчыкларына транспорт чарасын парковкалаганда
- тиешле булмаган урында транспортны юганда
- реклама кәгазьләре, белдерү, листовкалар ябыштырганда
- төзелеш мәйданыннан транспорт белән чыкканда юлны пычратканда
- гомуми куллану территориясендә мал-туар һәм кош-кортны рөхсәтсез йөртсәң
- чүп-чарны тиеш булмаган урынга ташласаң.
Болары еш очрый торган хокук бозулар, ди административ комиссия вәкилләре.
Белгәнебезчә, административ комиссия атна саен уздырыла. Алда әйтеп киткән инспекторлар тарафыннан беркетмә төзеп, "дело" ачылып һәм җаваплылыкка тартылган кешеләр чакырылган комиссиянең берсендә мин дә булып кайттым.
Төзелеш материалларыңа рөхсәт кәгазе бармы?
Ул көнне каралган эшләрнең күбесен бер төрле хокук бозу берләштерә иде. Ул да булса, өй яисә йорт янына төрле төзелеш материалларын өеп кую. Шунысын да искә төшереп үтү урынлы булыр: йорт яны территориясе ул муниципалитетныкы һәм төзелеш материаллары, ягъни, мәсәлән, ком, вак таш, кирпеч, шулай ук утын әрдәнәсе өеп куярга кирәккәндә, башкарма комитетка гариза язып, рөхсәт алырга кирәк (авылда яшәүчеләр авыл җирлегенә яза ала). Ремонт яки төзелеш эшләре тәмам беткәнче, рөхсәт язуын озынайтырга кирәклеген дә онытмаска. Штраф өчен акча чыгарып салганчы, алдан барысын да хәл итеп кую мәслихәттер.Штрафның күләме дә саллы гына. Иң азы- 2 мең, иң күбе- 5 мең. Күпме салырга икәнен комиссия хәл итә. Кайбер очракта кисәтү белән генә дә калдырырга мөмкиннәр. Ул көнне комиссиягә килүчеләрнең шундый язуы юк иде, кайберәүләренең булып та, срогы чыккан. Мәсәлән, бер ир-атка карата төзелгән беркетмәдән аңлашылганча, аның йорт янында төзелеш материаллары ята. Рөхсәт кәгазенең срогы күптән гамәлдән чыккан. Әле бу материаллар үзенеке дә түгел, киявенеке булып чыкты. Комиссиягә дә икәү килгәннәр. Кияве, бабасын яклап, аңа карата гаеп тагарга ирек бирмәде, җаваплылыкны үз өстенә алды. Соңыннан беркетмәгә бабасы кул куйса да, 2 меңгә язылган штраф квитанциясен кияүгә тоттырдылар. 2 ай эчендә түләргә кирәк булачак.
Гомум куллану территориясендә (аңа кыр мәйданнары, урам, юл буйлары, парк-сквер,сулык керә) йорт хайваннарын - сарыкларны рөхсәтсез йөрткән өчен районыбызның бер авылында яшәүче гаилә дә 2 мең сум штраф түләргә мәҗбүр булды. Алар комиссиягә үпкә белдереп: «Авыл җирендә мал тотарга мөмкинлек тә калмыймени хәзер?» дип китеп бардылар.
Бу көнне шулай ук йортлардагы капиталь ремонтның сыйфаты административ комиссия рәисе Нәфис Ибраевның тәнкыйть утына эләкте. Аерым алганда, Чайковский урамы, 21 нче йортта "Жилсервис Плюс" җәмгыяте үткәргән ремонт эшләре. Нәфис Ибраев әйтүенчә, подвалдагы торба изоляциясе аннан-моннан эшләнгән, йорт эчендә баскыч мәйданчыгында кабель, электрүткәргечләр тырпаеп, чыгып тора. Шулай ук ясалган пандус тиешле стандартларга туры килми. Җитешсезлекләрне төгәлләр өчен бер атна вакыт бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: контроль