Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорск шәһәр суды, кешегә пычак белән һөҗүм иткән ханыма хөкем карары чыгарды

Бер түбә астында яшәүче Я. белән Х. ның бергәләшеп исерткеч эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корып утырулары чак кына үлем белән тәмамланмый калган.

Мәҗлесләренең иң кызып киткән чагында, Я. да көнчелекле уйлар туган һәм ул Х.га җикеренә башлаган. Бераздан ул кычкырып кына калмыйча, берничә кат аның битенә йодрыгы белән суккан.  Үзендә хыянәтчелек шиге тудырган хатынга бу гына аз була диптер инде, муеныннан эләктереп, тончыга башлаганчы буган.

Х. аңардан көч-хәлгә ычкынып китеп бераз тынычлана төшкәннән соң, аш бүлмәсеннән пычак алып килеп,  бу вакытта ваннада булган җирле Отеллоның җилкәсенә кадаган. Нәтиҗәдә Я. тормышына куркыныч янаган зур җәрәхәт алган. Судта ханым үзенең Я. ны үтерегә теләмәгәнлеген, гомере өчен курыкканлыктан гына кулына пычак алуын әйткән. Әгәр бергә яшәгән ир кеше даими кыйнап тормаса, мондый эшкә беркайчан да бармаган булыр идем дип  ышандырган.  Суд утырышы барышында Х. ның үтерү нияте булмаганлыгына, аның эше буенча алып барылган эзләнү-анализлардан чыгып, ачыклык кертелгән.

Аның җинаяте аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә көчле зыян салу дип квалификацияләнгән. Зыян күрүче үзе дә Х. ны кичерүен әйткән, аңа каты җәза бирмәүләрен үтенгән. Лениногорск шәһәр суды хөкем карарын барлык шартларны да исәпкә алып чыгарды.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 нче маддәсе нигезендә, Х. 3 ел сынау вакыты белән 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

 

Шәһәр суды материалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев