Заман сулышы

Әлмәтле яшь гаилә мотоциклсыз да, акчасыз да калган

Әлмәттә яшь гаилә бушлай белдерүләр сайтындагы бер белдерүгә алданып, 187 мең сум акчасыннан колак каккан. Яшьләр модалы спорт мотоциклы сатып алмакчы булганнар. Белдерүдә күрсәтелгән сатучы белән барысын да сөйләшкәннән соң, финанс компаниясе исеменнән эш йөрткән кырыгалдарлар аларга электрон почта аша документларның тулы пакетын, шул исәптән транспорт чарасының документлары күчермәләрен һәм...

Әлмәттә яшь гаилә бушлай белдерүләр сайтындагы бер белдерүгә алданып, 187 мең сум акчасыннан колак каккан. Яшьләр модалы спорт мотоциклы сатып алмакчы булганнар.
Белдерүдә күрсәтелгән сатучы белән барысын да сөйләшкәннән соң, финанс компаниясе исеменнән эш йөрткән кырыгалдарлар аларга электрон почта аша документларның тулы пакетын, шул исәптән транспорт чарасының документлары күчермәләрен һәм сату-алу килешүен җибәргәннәр. Мотоцикл Санкт-Петербургта булу сәбәпле, аны Бөгелмәгә кадәр җибәрү өчен 7 мең сум акча өстәп түләргә кирәклеген дә әйткәннәр. Яшьләр 180 мең сумга кушып тагын 7 меңне дә аферистлар счетына күчергән. Килешүдә күрсәтелгән срок чыгып та транспорт чарасы килеп җитмәгәч, яшьләр борчылып, транспорт компаниясенә шалтыратырга булган. Ә алар андый заявка гомумән булмаганлыгын әйткәннәр.
Хәзер полиция кырыгалдарларны эзли, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газетасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: