Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әлмәттә яшүсмер әнисен вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелә

Әлмәттә яшүсмердән әнисен вәхшиләрчә үтерүдә шикләнәләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

 

 Әлмәттәге йортларның берсендә фатирда 36 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Аның муенында күпсанлы чәнчелгән һәм киселгән урыннар булган. Үтерүдә шикләнелеп мәрхүмәнең 13 яшьлек улы тоткарланган. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаять берничә көн элек эшләнгән. Моңа ана кеше белән улының киеренке мөнәсәбәтләре сәбәп булган.

Җинаять эшен тикшерү күзәтчелек ведомствосының аерым контроленә алынган.

«Прокуратура балигъ булмаган балаларның сукбайлыгын һәм хокук бозуын кисәтү системасы органнары ягыннан чараларның тулысынча һәм үз вакытында үтәлешенә бәя бирәчәк. Хокук бозу ачыкланган очракта прокуратура чарасын күрәчәк», — дип аңлатты Руслан Галиев.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев