Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Мошенниклар клиент рөхсәтеннән башка кредит бирү схемасын уйлап тапкан

Тверь шәһәрендә яшәүче бер инженер мошенниклар корбаны булган инде.

 

Россиялеләр бурычка алучының рөхсәте һәм гаризасыннан башка микрозаймнар күчерүдә мошенниклык схемасы белән очраша башлаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Российская газета»га сылтама белән хәбәр итә.

Тверь шәһәрендә яшәүче бер инженер мошенниклар корбаны булган инде. Билгесез кеше аның банк счетына 45 мең сум акча күчергән. Реквизитлар булмау сәбәпле, ул әлеге акчаны кире кайтара алмаган. Бер атнадан соң ир-атка поляр аръягындагы бер шәһәрнең микрофинанс оешмасы вәкиле шалтыратып, заемны каплавын сораган. Нәтиҗәдә, ир-ат микрофинанс оешмасына акчаны зур кыенлык белән кайтаруга ирешкән.

Әмма, газета язуынча, акча инженер счетында бер тәүлек яту сәбәпле өч процентка диярлек арткан. Тиздән аңа Ростов өлкәсеннән коллекторлар шалтыратып, аның бурычын – арткан процентларны сатып алулары хакында белдергән.

Шуңа охшаш хәл күптән түгел генә Екатеринбургта да булган.

Юрист Анна Юфа, счетка көтмәгәндә акча күчкән очракта, әлеге фактны үз банкында теркәргә һәм акчаның ялгыш күчүе турында гариза язарга киңәш иткән. Аның сүзләренчә, акчаны кире кайтару белән клиентның язмача гаризасы буенча банк шөгыльләнергә тиеш.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

 http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/moshenniklar-klient-rkhstennn-bashka-kredit-bir-skhemasyn-uylap-tapkan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев