Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Наркотик тараткан өчен – 7 ел төрмә

Татарстан наркополицейскийлары Яшел Үзәндә синтетик наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән 22 яшьлек Кирилл Павлов һәм аның 18 яшьлек хатыны Виктория Самойлованы кулга алды. Тикшерүчеләр ачыклаганча, Кирилл Павлов наркотиклар юнәтү һәм клиентлар табу белән шөгыльләнгән, хатыны исә товарны төрергә һәм таратырга ярдәм иткән. Конспирация максатында алар үзара сөйләшкәндә шартлы гыйбарәләр кулланган. Әмма...

Татарстан наркополицейскийлары Яшел Үзәндә синтетик наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән 22 яшьлек Кирилл Павлов һәм аның 18 яшьлек хатыны Виктория Самойлованы кулга алды.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, Кирилл Павлов наркотиклар юнәтү һәм клиентлар табу белән шөгыльләнгән, хатыны исә товарны төрергә һәм таратырга ярдәм иткән.
Конспирация максатында алар үзара сөйләшкәндә шартлы гыйбарәләр кулланган. Әмма кыңгыр эшләрен сиздермәс өчен нинди генә чаралар күрсәләр дә, наркополицейскийлар барыбер ир белән хатынның эзенә төшкән. Алардан 70 дозадан артык көчле тәэсир итә торган синтетик наркотик алганнар.
Кирилл Павлов гомеренең 7 елын катгый режимлы колониядә үткәрсә, Виктория Самойлованы суд 5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Әмма хатынны рәшәткә артына тиз генә озатмаячаклар әле. Аның баласы 14 яшькә җиткәнче җәзаны кичектереп торырга булганнар.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркотик

2
X