Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Өч гараждан әйберләр урлап чыккан

Лениногорск шәһәре прокуратурасы “Карлен -2” гараж җәмгыятеннән урлашу фактына бәйле җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.




Җинаять эше Самара өлкәсендә яшәүче 37 яшьлек ир-атка карата кузгатылган. Әлеге гражданин РФ Җинаятьләр кодексы 158нче маддәсе буенча, ягъни урлашуда һәм гражданинга шактый зур зыян салуда (2 эпизод) гаепләнә.

Суд утырышында ачыкланганча, хөкем ителүче “Карлен -2” җәмгыятендә металлолом ярдәмендә өч гаражның кирпеч стенасын ватып кергән, автомобиль запчастьлары, инструментлар һәм кыйммәтле әйберләр урлап чыккан. Нәтиҗәд,ә гараж хуҗаларына китерелгән зыян барлыгы 101 мең 369 сум тәшкил иткән. Суд утырышы барган вакытка әлеге зарар капланмаган булган.

Хөкем ителүче үз гаебен тулаем таныган. Суд утырышы нигезендә аңа җәзаны колония-поселениеда үткәрү белән 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгарылды. Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.


Рушан Бикбов, шәһәр прокуроры ярдәмчесе
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев