Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Оештыручылар өчен штрафлар

РФ КоАПта халык арасында чаралар оештыручылар өчен штрафлар билгеләнү турында маддә кертелгән.


Бу хакта безгә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Гүзәл Низамова хәбәр итә.

Нинди очракларда штраф салына соң? Әйтик, халык белән чараны уздырмау нияте белән  аны уздыру турында уведомление бирелсә, чара уздыруга рөхсәт бирелмәү турында гражданнарга хәбәр ителмәсә, чараны уздырудан баш тарту турында уведомление төбәкнең яисә җирле үзидарәнең башкарма властенә бирелмәсә (яисә вакытында бирелмәсә), бу кешегә карата административ эш кузгатылырга мөмкин.

Гражданнарга штраф – 5 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга – 10нан алып 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 20дән алып 100 мең сумга кадәр.

Административ эшне эчке эшләр бүлеге хезмәткәре кузгатса, аны судьялар карап карар чыгара.

Чыганак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/oeshtyruchylar-chen-shtraflar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев