Прокуратура кыз бала өстенә футбол капкасы ауганнан соң җинаять эше кузгаткан
Кукмара районы прокуратурасы кыз бала өстенә металл футбол капкасы ауганнан соң җинаять эше кузгаткан, дип сөйләде «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Күзәтчелек ведомствосы капкалар тиешенчә беркетелмәгәнлеген ачыклаган. Шуңа да карамастан, узган елның декабрендә заказ бирүченең кабул итү комиссиясе эшне кабул иткән.
Прокуратура таләбе буенча, билгесез затларга «Ваемсызлык» һәм «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган эшләрне башкару» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Күзәтчелек ведомствосы Кукмара районы башкарма комитеты башлыгыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүне таләп итте.
Кукмара районының Янсыбы авылында 9 яшьлек кыз өстенә тимердән ясалган футбол капкасы ава. Бу хәл көндезге уникеләр тирәсендә авыл клубы артындагы спорт мәйданчыгында булган. Баланың башы һәм умырткалыгы имгәнгән, аны Кукмара район хастаханәсенә алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев