Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Һәрьяклап ачыклау мөһим

Соңгы вакытларда алдау юлы белән гражданнардан акча таләп итү очраклары еш күзәтелә башлады. Якын туганыгыз юл-транспорт һәлакәте ясады, зыян күрүчеләр дә бар, ди шалтыратучы. Үзен дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәре итеп таныштырырга да мөмкин. Әлеге "хәлне" бүләкләү юлы белән шома гына уздырып җибәрергә мөмкин булуын әйтә. Болай эшләгәндә туганыгыз, ясаган авария...

Соңгы вакытларда алдау юлы белән гражданнардан акча таләп итү очраклары еш күзәтелә башлады. Якын туганыгыз юл-транспорт һәлакәте ясады, зыян күрүчеләр дә бар, ди шалтыратучы. Үзен дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәре итеп таныштырырга да мөмкин. Әлеге "хәлне" бүләкләү юлы белән шома гына уздырып җибәрергә мөмкин булуын әйтә. Болай эшләгәндә туганыгыз, ясаган авария өчен, җавап тотмаячак. Тиешле сумманы әйтеп, очрашу урынын билгели. Акчаны тапшырып, күпмедер вакыт үткәч, бернинди дә һәлакәт булмаганы ачыклана.


Менә шундый очракларның берсе ноябрь ахырында Яр Чаллы шәһәрендә булды. Билгесез адәм 1960 елгы гражданинның кесә телефонына шалтыратып, юл һәлакәтендә катнашучы улыгыз өчен ярдәм итәм дигән булып, 100 мең сум үзләштерә.

ТР Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автомобиль инспекциясе халыкны уяу булырга һәм телефон аша таныш түгел кеше белән сөйләшкәндә югалып калмаска чакыра. Туганнарыгызга шалтыратып, хәлне ачыклагыз. Әлбәттә, явыз ният белән шалтыратучылар турында полициягә дә хәбәр итәргә кирәк. "02" телефоны аша шалтыратсагыз да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев