Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Судта лениногорскилының вәгъдәсенә ышанмаганнар

Шушы көннәрдә Лениногорскида яшәүче 46 яшьлек ир кешегә хөкем каршына басарга туры килде.

Суд материаллары  нигезендә  ул үзенең балигъ  булмаган  кызына хезмәт хакының  дүрттән-бер  өлешен түләп торырга тиеш булган. Әмма  ата кешене үз җаваплылыгының мораль ягы да, хокукый  ягы да борчымаган, аның балага булган бурычы 100 меңгә җиткән.

Ир кеше элегрәк  алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән булган: Бөгелмә суды карары буенча административ җаваплылыкка тартылган.  Бурычын түләргә катгый  вәгъдә  биргән,  ул вакытта аның алимент бурычы 34 мең сум  тәшкил иткән.

Ярдәмчесез калган әти-әнигә һәм балигъ булмаган балага җитди сәбәпләрсез алимент түләмәгән  һәм бу берничә тапкыр кабатланган очракта, Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 157 нче маддәсе нигезендә җавапка тартылу каралган. Лениногрск прокуратурасы ваемсыз алиментчыны   шул  маддә  буенча янә  гаепләп чыккан.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча танып  тәүбә иткән,  әмма бу юлы гаепле дип табылган  ир кешегә, хезмәт хакының 5 проценты тотылып калып, 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән.

 Хәзер ваемсыз атага үз баласына гына алимент түләргә түгел, дәүләт казнасын да тулыландырырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев