Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Табиб яңа туган сабыйны үтерүдә гаепләнә

Калининград өлкәсендәге бала тудыру йортларының берсендә 700 граммлы сабый дөньяга килгән.

Тик баш табиб вазыйфасын вакытлыча башкаручы аны үтерергә карар иткән.
Сабыйның хәле авыр булган.
Баш табиб аны үләр дип фаразлаган. Ә бу үлем бала тудыру йортының күрсәткечләре начараюга китерәчәк! Шуңа күрә, бала анасының карынында ук үлгән, дип язарга карар иткән.
Үзенең кара эшенә ул анестезиологны да җәлеп иткән. Алар икәүләп мәшәкать һәм зур чыгымнар тудырачак баладан котылган.
Тик менә кырын эш беленми калмаган. Хәзер ак халатларын таплаган бу икәүгә суд алдына басарга туры киләчәк.

https://kiziltan.rbsmi.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X