Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Тагын бер кассир банктан 23 миллион сум урлаган

Хәзер «Үзләштерү һәм талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Красноярск өлкәсенең Ачинск шәһәрендә 23 миллион сум акча урлаган кассир үзенә янаулары турында сөйләгән. Бу хакта «Говорит Москва» үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Сорау алу вакытында хатын бөтен акчасын аңа янаучылар алды дип белдергән, тик аларның нинди икәнлеген сурәтләп бирә алмаган. Хәзер тоткарланган хатын-кызның күрсәтмәләре тикшерелә һәм аны вакытлыча изоляторга урнаштырганнар.

Декабрьдә Ачинск шәһәрендә банктан 23 миллион сум акча юкка чыккан. 1991 елгы хатын 15 миллион сум, 49,5 мең доллар һәм 49,2 мең евро урлаган. Видеодан күренгәнчә, ул акчаларны кәгазь тартмага тутырган һәм алып чыгып киткән.

4 декабрьдә каракны кулга алганнар. Аңа кадәр ул бер атнага чамасы качып йөргән. Аннары әнисе үгетләүләре буенча полицигә килгән. Хәзер «Үзләштерү һәм талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X