Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Тагын бер лениногорскилы мошенникларны шатландырган

Лениногорскида яшәүче 61 яшьлек хатын-кыз, мошенниклар бик еш куллана торган «банк куркынычсызлыгы хезмәте " нең тагын бер корбаны булган.

Мошенниклар тозагына эләккән ханым  үзе сөйләгәнчә, аңа ,үзен “ банк исәпләре буенча әйдәп баручы белгеч” дип  таныткан ир шалтырата. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, мошенниклар  аның картасыннан акча алырга омтыла, алы блокировкалау өчен, кичекмәстән кредит рәсмиләштерергә һәм бу акчаларны «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк була.

Зыян күрүче «банк хезмәткәрләре» нә ышана һәм 250 мең сум  кредит рәсмиләштерә.  Билгеле инде моның белән генә туктап калмый, кредит акчаларын аферистлар күрсәткән төрле телефон номерларына күчерә  һәм акчалар куркынычсыз исәптә дип, җиңел сулап куя. Әмма күңел тынычлыгы озакка бармый. Акчалар күчерелүгә “банк хезмәткәрләре”ннән “а” авазы да, “б” авазы да чыкмый , алар авызларына су капкандай туктап кала. Номерлары да инде блокировкаланган булып чыга. Ханым үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап ала,  тиз рәвештә полиция хезмәтенә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексы 159 маддәсенең  2 өлешендә каралган  җинаять составы (мошенниклык) билгеләре буенча, җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта  җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары  алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев