Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы түрәсе 80 меңнән артык субсидия акчасын үзләштергән

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түрәсе бюджеттан 80 меңнән артык субсидия акчасын үзләштергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

 

Тикшерү ачыклаганча, 2017 елның апрелендә Чүпрәле районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 51 яшьлек элеккеге җитәкчесе һәм аның 54 яшьлек туганы крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган. Хуҗалык белән идарә итү түрәнең бертуган апасының иренә йөкләнгән.

2017 елның язында түрә крестьян-фермер хуҗалыгы арендалый торган мәйданнарда язгы кыр эшләрен башларга кушкан. Бу вакытта эшкә рөхсәт бирүче документлар булмаган.

Шул ук җәйдә крестьян-фермер хуҗалыгы эшчеләре тарафыннан чәчүлекләр гербицидлар белән эшкәртелгән һәм көзен уңыш алынган.

2017 елның көзендә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе предприятие исеменнән 127 тонна бодайны саклау һәм сату өчен элеватор белән килешү төзегән.

Тикшерү шулай ук түрәнең ялган мәгълүматлар биреп, республика бюджетыннан 82 мең субсидия акчасын алуын ачыклаган.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һәм аның кулдашы ике маддә: “Түләүләр алуда мошенниклык” һәм “Эшмәкәрлек эшчәнлегендә законсыз катнашу” буенча гаепләнә.

Алар үз гаепләрен тулысынча таныган һәм килгән зыянны кайтарганнар. Озакламый алар Чүпрәле районы суды каршына басачак. 
 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/14/165886/

https://pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев