Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстан банкыннан 4 млн сум акча урлаучыларны тотылган

Полиция хезмәткәрләре Татарстан банкыннан 4 миллион сум акча урлаган Мәскәү кешеләрен тоткарлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Ир-атларның берсе, мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы булып, банкның әйдәп баручы менеджерының эш телефонына шалтыраткан. Ул кертемнәр буенча операцияләр үткәрү белән проблема булуын әйткән.

Проблеманы хәл итү өчен, ир 4 миллион сумны банкның башка хезмәткәре исеменә ачылган махсус счетка күчерергә тәкъдим итә. Ул счет тикшерү операциясен үткәрү өчен ачылган була. Соңыннан бу операцияләр юкка чыгарылачак.

Банк хезмәткәре башта тикшерү өчен 1 сум күчерергә тәкъдим итә. Шуннан соң ул ир-ат атаган счетка 4 миллион сум акча җибәргән. Соңыннан акчаларны банкның Мәскәүдәге филиалларының берсендә алганнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча тикшерү бүлеге «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсендә яшәүче ике кешене тоткарлаган. Аларның берсе урланган миллионнар алынган банк счетын ача, ә икенчесе арадашчы булды. Җинаять кылучыларны Шлиссельбургта (Ленинград өлкәсе) тоткарлыйлар. Каракларны сак астына алдылар.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-09-2020/politsiya-hezm-tk-rl-re-tatarstan-bankynnan-4-mln-sum-akcha-urlauchylarny-totkan-5774319

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X