Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстан неврологы 10 ел буе ялган диплом белән кешеләр дәвалаган

Чаллы прокуратурасы 10 ел буе медицина оешмасында ялган диплом белән эшләгән 39 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачты, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте.

Тикшеренүчеләр версиясе буенча, ялган документны әлеге хатын-кыз 2008 елда 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә тәкъдим иткән. «Диплом»да язылганча, ул янәсе Россиянең бер дәүләт оешмасында югары белем алган («Дәвалау эше» белгечлеге буенча). Кадрлар бүлегенә бу документны тапшырганнан соң, хатын-кыз невролог вазифасына билгеләнгән.

— Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан әлеге җинаятьнең нечкәлекләрен тикшерү һәм оператив-эзләнү эшләре бара, — дип белдерделәр шәһәр прокуратурасында

 

Фото:https://pixabay.com

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X