Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда 7 тоннадан артык суррогат әйләнештән алынган

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе ялган алкоголь продукция сатуда шикләнелүче 3 затны тоткарлаган. Суррогат алкоголь күпләп республиканың барлык районнарына сатылган. Тоткарланучылар алкоголь продукцияне кабул итү, саклау һәм җибәрү буенча берничә склад, шул исәптән Казан янында, тоткан. Суррогатны даими рәвештә күпләп һәм берәмләп сату...

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе ялган алкоголь продукция сатуда шикләнелүче 3 затны тоткарлаган. Суррогат алкоголь күпләп республиканың барлык районнарына сатылган.
Тоткарланучылар алкоголь продукцияне кабул итү, саклау һәм җибәрү буенча берничә склад, шул исәптән Казан янында, тоткан. Суррогатны даими рәвештә күпләп һәм берәмләп сату белән шөгыльләнүчеләр аша таратканнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре берничә сәүдә урынының Яшел Үзән районында һәм Казанда урнашкан булуын ачыклаган. Республиканың һәм Казанның төрле районнарында үткәрелгән оператив чаралар барышында полицейскийлар 2 млн сумнан артык суммада 7 тонналап суррогатны әйләнештән алаган.
Сатыла торган продукция ассортименты шактый киң булган - текила, шәраб, виски, ром, аракы һәм төрле брендтагы коньяк. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әлеге алкоголь продукциянең тиешле сертификатлары да, аны сатып алу, саклау һәм РФ территориясендә сату лицензиясе дә булмаган.
Хәзерге вакытта шикләнелүчеләргә карата РФ Җинаять Кодексының 238нче маддәсендә каралаган җинаять сыйфатлары (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару, хезмәт күрсәтү, товар яки продукция җитештерү, саклау, күчереп йөртү яисә сату) буенча җинаять эше кузгатылган.
Бу хакта ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте хәбәр итә.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суррогат