Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда авырлы хатынга ут төртеп яндыруда шикләнелгән егетнең мәетен тапканнар

Исерек чит кешенең өенә керергә омтылып, тәрәзәне ваткан һәм каты яраланган дип фаразлана.

Татарстанда авырлы хатынны ут төртеп яндырырга теләгән дип шикләнелгән егетне үлеш килеш тапканнар. Бу хакта «НТР-24» телеканалы хәбәр итә.

«Узган ялларда Ширәмәт авылындагы бер йортта ир-ат мәетен табып алганнар. Исерек хәлдәге егет, чит кешенең өенә керергә омтылып, тәрәзәне ваткан һәм каты яраланган дип фаразлана. Канга баткан егет йоклап киткән. Аның шулай ук куллары пешүе дә билгеле», - дип хәбәр итә телеканал.

«НТР-24» телеканалыннан белдерүләренчә, егетнең мәетен торакны тикшерергә килгән җәйге йорт хуҗалары тапкан. 

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы узган атнада исерек егетнең авырлы хатынның аяк астына янучан сыеклык сибеп, йортын ут төртеп яндыруы хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, йорт тулысынча янып беткән, зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.(бу хакта укырга:http://zamansulyshy.ru/news/faiga/tatarstanda-ir-at-avyrly-khatynga-ut-trtkn)

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183247/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев