Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда бер ир-ат Бөек Ватан сугышы ветеранын үтүк белән сугып үтергән

Аксубайда ир-ат Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергән, ул аның башына үтүк белән суккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

 

 30 яшьлек ир-ат 89 яшьлек әбинең өенә кергән. Ул аның башына үтүк белән сугып, муенын шнур белән ураган. Ветеран алган җәрәхәтләрдән шунда үлгән.

Шуннан соң ир-ат өйдәге акчаларны алып чыгып киткән.

Әбинең гәүдәсен иртән социаль хезмәт хезмәткәре таба. Ул хокук саклаучыларны чакырткан.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атны тоткарлыйлар, тик ул үз гаебен танымый. Якын арада тикшерүче судта аны сак астына алу турында үтенеч язачак. Тикшерү булган барлык шартларны да ачыклауны дәвам итә.  

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X