Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда исерек хәлдәге ана кызларын мунча алдына бикләп тотып тәрбияләгән

Хатын-кызга карата «Балигъ булмаган баланы законсыз төстә ирегеннән мәхрүм итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, республиканың Актаныш районындагы авылларның берсендә исерек хәлдәге 39 яшьлек хатын-кыз 7 һәм 13 яшьлек ике кызын сәгать ярымнан артык мунча алдында бикләп тоткан. Ул балаларын шул рәвешле тәрбияләргә уйлаган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте.

Хатын-кызга карата «Балигъ булмаган баланы законсыз төстә ирегеннән мәхрүм итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул моңа кадәр дә җаваплылыкка тартылган булган инде, өстәвенә гаилә әни кешенең «яшел елан» белән дус булуы аркасында исәптә дә тора.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/13-07-2021/tatarstanda-iserek-h-ld-ge-ana-kyzlaryn-muncha-aldyna-bikl-p-totyp-t-rbiyal-g-n-5830132

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев