Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда кеше үтерү факты буенча 16 яшьлек егетне тоткарлаганнар

Чаллыда яшүсмерләр белән низагтан соң, 49 яшьлек ир-атның үлеме турындагы җинаять эше буенча 16 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

 

17 июльдә Татар-информ Автошәһәрнең 32нче комплексында шунда яшәүче ир-атның балалар мәйданчыгында көнбагыш ашап утыручы яшүсмерләргә кисәтү ясавы, яшьләрнең моңа ачулары кубуы һәм сугышулары турында хәбәр итте. Урынга килгән табиблар коткарып кала алмаган, ир-ат үлгән.
 
“Суд-медицина экспертизасы күрсәтүенчә, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән. Аның муен өлешендә сынган җәрәхәт урыны сугудан булуы ихтимал. Сугу белән үлем арасында турыдан-туры бәйләнеш ачыкланмаган. Экспертиза үлгән кеше канында алкоголь булуын күрсәткән”, - дип әйткән Шакиров.
 
16 яшьлек егет әлегә 48 сәгатькә тоткарлаган, гаепләү аңа белдерелмәгән. Якын арада аңа чикләү чарасы каралачак. 

ЧЫГАНАК һәм ФОТО: http://matbugat.ru/news/?id=23259

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев