Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда медицина хезмәткәрләре вакцинация турында белешмә сатканда тотылган

Хәзер аларга карата ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

 

ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре Апас районындагы коллегалары белән бергә ачыклаганча, бер медицина учреждениесенең өч хезмәткәре прививка процедурасын үткәрмичә генә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узу турында белешмә бирү эшен җайга салган. Шул ук вакытта, вакцинация турында мәгълүматлар дәүләт реестрына һәм башка рәсми документларга кертелгән.

Әлеге уңайдан «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр, бланклар ясау яки әйләнешкә кертү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер медицина хезмәткәрләренә карата ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

 http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев