Татарстанда танышын үтереп, мәетен елга буенда яндырган ир-атны ун елга хөкем иттеләр
Татарстанда танышын үтереп, аның мәетен елга ярында алып барып яндырган ир-атны 10 елга кырыс режимлы колониягә хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Судта ачыкланганча, апрель урталарында Аксубай районының Мюд авылында яшәүче 30 яшьлек исерек ир-ат кибет янында үзенең танышы белән сүзгә килә. Алар җигелгән ат арбасына утыралар, ызгыш дәвам итә. Җинаятьче ир-ат танышын тимер таяк белән кыйный. Зыян күргән ир-ат имгәнүдән вафат була. Шуннан соң җинаятьче мәетне Олы Сөлчә елгасы буена алып барып, яндыра.
Ир-атны «Үтерү» маддәсе буенча гаепле дип таныдылар һәм 10,6 елга кырыс режимлы колониягә җибәрделәр.
https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-10-2020/tatarstanda-tanyshyn-terep-m-eten-elga-buenda-yandyrgan-ir-atny-un-elga-h-kem-ittel-r-5776926
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев