Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда тәмәке алып кайтудан баш тарткан улын кыйнаган өчен ир-атны хөкем иткәннәр

Арча районында яшәүче 49 яшьлек ир-ат гаепле дип табылган һәм аңа ел ярымга ирекне чикләү рәвешендә җәза билгеләнгән.

 

Татарстанда 49 яшьлек ир-ат аңа тәмәке алып килмәгәне өчен 12 яшьлек улын кыйнаган. Ирне хөкем иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Июнь азагында Арча районының Яңа Кенәр авылында 49 яшьлек исерек ир 12 яшьлек улыннан тәмәке алып кайтуын таләп иткән. Ул тәмәкесез кайткан очракта, аны кыйнау белән янаган. Курыккан ир бала өйдән чыгып качарга тырышкан», - диде Галиев.

Шул чакта ир баланы куып тота һәм берничә тапкыр суга, аннары улының кулын бора. Бу вакытта кычкырышкан тавышларны ишетеп хатыны кергән һәм холыксыз ирен туктаткан.

Кулы җитди җәрәхәтләнгән малайны хастаханәгә илтәләр, ә ирне тоткарлыйлар.

Җәмәгать суды ир-атны «Сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян салу» һәм «Үтерү белән янау» маддәләре буенча гаепле дип тапкан һәм аңа ел ярымга ирекне чикләү рәвешендә җәза билгеләгән.

https://tatar-inform.tatar

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/tatarsttanda-tmke-alyp-kaytudan-bash-tartkan-ulyn-kyynagan-chen-ir-atny-khkem-itknnr

 Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев