Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанлылар корал ташырган өчен 15 мең сумга якын акча алырга мөмкин

Ел башыннан татарстанлыларга ирекле корал тапшырган өчен 570 мең сумга бүләкләр бирелде.

Хуҗалар барыннан да бигрәк корал рөхсәт итүне яңадан теркәүгә бәйле хокук бозуларга юл куя. Аны озынайтырга онытып, кеше законсыз корал саклау турындагы административ маддәгә эләгә.

Бүген ТР буенча Росгвардия идарәсенең хисабында 44 мең татарстанлы бар, аларда 73 мең корал саклана, дип сөйләде ТР буенча Росгвардия идарәсенең  корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Камалиев. Ул  закон кысаларында да, законсыз сакланган коралларны ничек тапшырырга икәнен сөйләде.Әгәр дә кеше коралны үзе тапшырырга карар кылса, аны якындагы полиция бүлегенә яки Росгвардиянең лицензия-рөхсәт эше бүлегенә алып килергә һәм гариза язарга кирәк.

Коралны ирекле тапшырган очракта кеше җинаять җаваплылыгыннан азат ителә һәм хәтта бүләк тә алачак, югыйсә  җинаять эше фигуранты булу куркынычы бар.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев