Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Уфа шәһәрендә вәхши җинаять булган

Көньяк автовокзал янында берәү ау мылтыгыннан 25 яшьлек машина йөртүче егетне атып үтерде, аның янында утырган кыз исә авыр җәрәхәтләр алды.

Башкорт дәүләт медицина университетының хирургия ярдәме буенча клиникасы баш табибы урынбасары Илдар Галимов хәбәр итүенчә, 24 яшьлек каза күрүче кызга ашыгыч рәвештә операция ясалган, аның хәлен уртача авырлыкта дип билгелиләр. Җинаятьтә шикләнелүче кеше белән мәрхүм ир-ат арасында җәнҗал акча бурычы аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Мылтыктан аткач, машина салонында утырган егет яраланган һәм урында ук үлгән. Кыз да яраланган, аны тиз арада хастаханәгә озатканнар. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат үз машинасына утырып качмакчы булган. Ләкин полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаган. "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итүенчә, 24 яшьлек кыз мәрхүм егетнең кәләше була. Җинять урынында яраланган кызга шаһитлар ярдәм итә. Кыз янына: "Мин - табиб", - дип бер хатын килә. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, ул имгәнгән кызга беренче ярдәм күрсәтә. Нәкъ табиб дөрес итеп беренче ярдәм күрсәткәнгә, бу кыз исән кала. Югыйсә ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, җәрәхәтләнгән кыз күп кан югалткан булыр иде.

Фото:https://pixabay.com

https://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев