Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ялган “социаль хезмәткәр”ләр артты. Сак булыгыз!

Республика территориясендә мошенниклар артканнан арта бара. Күбесендә олы яшьтәге пенсионерлар зыян күрә. Мошенниклар йә социаль хезмәткәр, йә бозымны бетерүче һәм башка өлкә хезмәткәрләре дип таныштырып, өйләренә үтеп керә, алдый, урлый. Хәзер, бигрәк тә, хатын-кызлар арасында алдау очраклары артып китте. Мәсәлән, Алабуга шәһәрендә бер билгесез хатын-кыз үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып,...

Республика территориясендә мошенниклар артканнан арта бара. Күбесендә олы яшьтәге пенсионерлар зыян күрә. Мошенниклар йә социаль хезмәткәр, йә бозымны бетерүче һәм башка өлкә хезмәткәрләре дип таныштырып, өйләренә үтеп керә, алдый, урлый. Хәзер, бигрәк тә, хатын-кызлар арасында алдау очраклары артып китте.

Мәсәлән, Алабуга шәһәрендә бер билгесез хатын-кыз үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып, 1937 елгы пенсионерның өенә керә һәм 78 мең сум акчасын урлап чыга. Ул хатын-кызны эзлиләр.
Билгеләре: 40 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз, уртача гәүдәле, чиганга охшаган, кыска кара чәчле, кара куртка һәм чалбар кигән.
Шушындый ук хәл Әлмәт шәһәрендә була. Фатирда тору шартын тикшерәм дип, бер хатын-кыз үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып, 1929 елгы пенсионерның өенә керә һәм 180 мең сум акчасын урлап чыга.
Билгеләре: 30 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз, буе 160 см, коңгырт чәчле, өстендә шапшаграк кием кигән.
Ике хатын-кыз 1938 елгы пенсионерның өеннән 4 мең сумлык алтын әйберләрен урлап чыгалар. Аларның билгеләре: берсе 50 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз, уртача буйлы, кара чәчәле, өстенә куртка, аягына ачык сары төстәге, кыска үкчәле босоножкилар кигән.
Ял Чаллы шәһәрендә, шулай ук ике билгесез хатын-кыз бозымны бетерәбез дип алдап, 1949, 1939 елгы пенсионерларның өйләренә үтеп керә, алтын әйберләрен урлап чыгалар. Берсенә 14 мең, икенчесенә 50 мең сумлык зыян килә.
Хатын-кызларның билгеләре:
1. 35-40 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз, буе 160-165 см, таза гәүдәле, чәчләре җилкәсенә кадәр, зәңгәр күзле, уң якта өстән бер теше кәкре. Өстендә "Россия" дип язылган зәңгәр олимпийка, яшел футболка, чалбары кара, аягына карасу мокасиннар кигән. Үзен Маша дип таныштырган.
2. 40-45 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз, буе 160-165 см, ябыграк гәүдәле, чәче җилкәсенә җитәрәк. Өстендә кыска кара куртка, көрән төстә кысып тора торган чалбар кигән, аягында кара түфли. үзен Наташа дип таныштырган.
Югарыда санап киткән хатын-кызлар рус телендә дә, татар телендә дә чиста сөйләшә. Сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенник мошенницы

2
X