Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ярый әле вакытында телефонның зарядкасы беткән

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 60 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Аны алдарлар үз ятьмәсенә “эләктергән”, ярый әле акча күчереп өлгерми.

 


Хәл болай була: ир-атның телефонына чит номердан берәү шалтырата, ул үзен хокук саклау хезмәткәре һәм банк куркынычсызлыгы хезмәтеннән дип таныштыра. Бу кеше, әлбәттә, мошенник булып чыга. Ул ир-атка сезнең счеттан акча күчерергә җыеналар, шунлыктан акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк, дип әйтә. Бу сөйләшү турында беркемгә дә әйтмәскә дип тә кисәтә.

Лениногорскилы банкоматка барып, кредит картасыннан 250 меңгә якын акчаны ала. Шуннан соң бу акчаларны теге алдар әйткән куркынычсыз счетка күчерергә тиеш була. Менә шул вакытта аның телефонының “зарядкасы” бетә.  Күрәсең, ир-ат ныклап уйлый, аннары гына  мошенниклар белән сөйләшүен таный һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча эзләү эшләре бара. Хокук сакчылары әйтүенчә, банктан дип шалтыратып, акчаларны башка счетка күчерергә үгетләү – мошенникларның еш куллана торган чарасы.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X