Заман сулышы

Югалган имам турында министр ниләр хәбәр иткән

Татарстан Эчке эшләр министры Андрей Хохорин ТР Дәүләт Советы утырышында депутат Разил Вәлиевнең Казан имамы Сәләйман Зариповны эзләү эшләре барышы турындагы соравына җавап бирде. - Эзләү эшләре эчке эшләр органнары, тикшерү комитеты, прокуратура, ФСБ хезмәтчелекләре бәлән бергә алып барыла. Әлеге чара тулысынча шунда ук башкарылды.Әлегә берни билгеле түгел,- диде ул....

Татарстан Эчке эшләр министры Андрей Хохорин ТР Дәүләт Советы утырышында депутат Разил Вәлиевнең Казан имамы Сәләйман Зариповны эзләү эшләре барышы турындагы соравына җавап бирде.

- Эзләү эшләре эчке эшләр органнары, тикшерү комитеты, прокуратура, ФСБ хезмәтчелекләре бәлән бергә алып барыла. Әлеге чара тулысынча шунда ук башкарылды.Әлегә берни билгеле түгел,- диде ул.

ТР Тикшерү комитеты Буа районы территориясендә Казан шәһәре имамы юлдашы белән билгесез югалганнан соң "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгалткан иде.

Сөләйман Зариповның Буа шәһәрендә табылган автомобилен тикшерү анда криминаль характердагы берни булмавын күрсәткән. Шулай ук салонда эченче затка хас эзләр дә юк. Хәзрәт автомобилен сигнализация брелогы белән бикләгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: