Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Законлымы, юкмы

Лениногорск шәһәре прокуратурасы Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм миграция хезмәте вәкилләре белән берлектә, миграцион законлылык өлкәсендә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында"гы Федераль закон таләпләрен бозу очрагы ачыкланды. «Агро-строй» җәмгыяте директоры Иске Иштирәк авылында төзелүче объектка 11 кешене эшкә тарткан. Шуларның җидесе Үзбәкстан республикасыннан,...

Лениногорск шәһәре прокуратурасы Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм миграция хезмәте вәкилләре белән берлектә, миграцион законлылык өлкәсендә тикшерү үткәрде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында"гы Федераль закон таләпләрен бозу очрагы ачыкланды. «Агро-строй» җәмгыяте директоры Иске Иштирәк авылында төзелүче объектка 11 кешене эшкә тарткан. Шуларның җидесе Үзбәкстан республикасыннан, дүртесе Таҗикстаннан килгән.
Прокуратура үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, директорга карата административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе административ кодексының 18.15 маддәсе 1 өлеше буенча (Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын законсыз эшкә тарту) административ эш кузгатылды. Федераль миграция хезмәте идарәсенең Лениногорск бүлеге начальнигы тарафыннан ул 275 мең сум күләмендә штрафка тартылды. Әлеге өлкәдә тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон