Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Үзәк Банкта картага акча «ялгыш» килеп төшкәндә нишләргә кирәклеген аңлаттылар

Гадәттә мошенниклар файдалана торган схема законсыз табылган акчаны алу өчен кулланыла.

 Әгәр клиент банк картасына таныш булмаган кешедән акча килгән икән,аңа билгеле бер алымны кулланырга кирәк. Бу хакта Үзәк банкка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

Әйтик, җинаятьчеләр, акчаны «ялгыш» күчереп, алучыга, аны башка адресатка караган реквизитлар буенча җибәрү таләбе белән мөрәҗәгать итә. Ышандырыр өчен суд һәм җинаять эзәрлекләве белән яный, дип сөйләде белгечләр. Бу вакытта алар күрсәтмәсен шунда ук эшләргә кирәк түгел. Килгән акчаны да туздырмаска.

Бу эшне үзегез мөстәкыйль башкарырга тырышу да дөрес карар булмас. 

«Әгәр сезнең картага билгесез кеше акча күчергән икән, аннары аны кире җибәрүне сораса, сез аңа кире кайтаруга каршы түгел икәнлекне әйтегез. Тик акча җибәрүче бу хакта үз банкына хатасы турында үзе гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш», — дип белдерделәр Үзәк банкта.

«Ялгыш» күчерелгән акча турында әлеге кеше үзе кредит оешмасына мөрәҗәгать итәргә, әлеге хәл турында аңлатырга һәм акчаларны кире кайтару турында гариза язарга тиеш була.  

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев